Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында сайлаучылар югары активлык күрсәтә

Иртәнге сәгать 8 дә Әлки районындагы 49 сайлау участогы ишекләрен ачты. Район буенча сайлаучылар исемлегенә 15 мең 363 кеше кертелгән. Аларның иң күбесе - 4649 кеше - район үзәге Базарлы Матакта яши. Районда быел вакытлыча тавыш бирү пункты да булдырылды. Ул 715 нче сайлау участогында - район мәдәният йортында урнашкан....

Иртәнге сәгать 8 дә Әлки районындагы 49 сайлау участогы ишекләрен ачты. Район буенча сайлаучылар исемлегенә 15 мең 363 кеше кертелгән. Аларның иң күбесе - 4649 кеше - район үзәге Базарлы Матакта яши.

Районда быел вакытлыча тавыш бирү пункты да булдырылды. Ул 715 нче сайлау участогында - район мәдәният йортында урнашкан. Билгеле бер яшәү урыны булмаган, я булмаса башка җирдән килгән Россия гражданнары гражданлык бурычын биредә үти алачак.

207 сайлаучы бүген беренче мәртәбә тавыш бирә. Базарлы Матактан Ләйсән Каюмова, Иске Тахталыдан Екатерина Терентьева һәм Югары Әлморзадан Аида Туктарова өчен исә бу якшәмбе икеләтә бәйрәм. Алар бүген туган көннәрен дә билгеләп үтәләр.

Барлык сайлау участокларында егетләр һәм кызлар өчен тәүге тавыш бирүне истәлекле итәргә тырышалар. Аларны тәбриклиләр, кечкенә булса да бүләкләр белән шатландыралар.

Ә районыбызның иң өлкән сайлаучысына 99 яшь. Ул Яңа Салманда яшәүче Шәмсия апа Әхмәдиева. Йөзне ваклавына карамастан, Шәмсия апа әле йөреп тора, вак-төяк йорт эшләрен дә башкара. Әмма, аяклары авыртканлыктан, ул сайлау участогына килә алмады, тавыш бирү урнасы белән әбинең өенә бардылар.

-Илебездә тынычлык булсын, сугыш чыкмасын, бүгенгедәй муллык хөкем сөрсен, яшьләр шушы тормышның кадерен белсен,-дип чын күңеленнән изге теләкләрен белдерде Шәмсия апа, бюллетеньнәрне сайлау урнасына салганда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев