Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында штраф түләмәүчеләрне кабат штрафка тарталар

Ел башыннан бирлн юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен салынган штрафны вакытында түләмәгән 85 әлкилегә карата беркетмәләр төзелгән. Аларның 30 ы кулга алынган, 33 енә кабат штраф салынган, ә 5 кеше мәҗбүри эшләргә тартылган. Федераль закон штрафны түләү өчен гаепле кешегә 60 көн вакыт бирә. Әгәр шушы вакыт эчендә моны эшләми...

Ел башыннан бирлн юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен салынган штрафны вакытында түләмәгән 85 әлкилегә карата беркетмәләр төзелгән.

Аларның 30 ы кулга алынган, 33 енә кабат штраф салынган, ә 5 кеше мәҗбүри эшләргә тартылган.

Федераль закон штрафны түләү өчен гаепле кешегә 60 көн вакыт бирә. Әгәр шушы вакыт эчендә моны эшләми икән, аңа карата РФ Административ хокук бозулар кодексының 20.25 нче статьясы нигезендә административ материал төзелә. Гаепле икеләтә күләмдә штрафка тартыла (1 мең сумнан ким түгел) яисә 15 тәүлеккә кадәр кулга алына. Аны шулай ук 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә җәлеп итәргә мөмкиннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев