Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында сосновский балтырганы үскән урыннар табылган

Безнең районда Сосновский балтырганы дигән агулы һәм куркыныч үлән үскән урыннар табылды. Әби-бабайларыбыз, хәтта әтиләребез дә әле бик яратып балтырган ашын ашаганнар, бу үләнне урман буйларыннан җыеп кайта булганнар. Әмма без телгә алган Сосновский балтырганы, шул ук төргә керсә дә, кеше сәламәтлеге өчен куркыныч үсемлек ул. Әгәр аның согы тирегә...

Безнең районда Сосновский балтырганы дигән агулы һәм куркыныч үлән үскән урыннар табылды.

Әби-бабайларыбыз, хәтта әтиләребез дә әле бик яратып балтырган ашын ашаганнар, бу үләнне урман буйларыннан җыеп кайта булганнар. Әмма без телгә алган Сосновский балтырганы, шул ук төргә керсә дә, кеше сәламәтлеге өчен куркыныч үсемлек ул. Әгәр аның согы тирегә тисә, шул урында авыр яра барлыкка килә, тире пешә. Бу үлән согының тәэсире кояш яктысында берничә тапкыр көчлерәк. Хәтта кечкенә балаларның тәне шушы үлән тәэсирендә пешеп үлемгә китергән очраклар да теркәлгән. Сок күзгә тисә, кеше сукыраерга мөмкин. Ә балалар бу балтырганның куыш сабакларын үз уеннарында төрлечә кулланырга мөмкин. Әйтик, ерактан күрү "приборы" буларак.

Әлеге балтырганның кеше сәламәтлегенә шул дәрәҗәдә куркыныч булуын исәпкә алып, аның белән көрәштә мөмкин булган алымнарны кулланырга, үсемлекнең таралуына юл куймаска кирәк.

Балтырган белән көрәшнең бер юлы - болытлы көндә бу үсемлекне казып алу, чабу. Әмма моны үсемлек яшь чакта, чәчәк атканчы ук, май ахыры - июнь башында эшләү генә нәтиҗә бирә, соңрак ул күпләп орлык таратып өлгерергә мөмкин. Балтырганны чапканда саклык чаралары күрергә - юешләнми торган кием, күзлек, бияләй кияргә онытмагыз. Шулай ук утау, сукалау, тырмалау кебек чаралар кулланырга мөмкин. Россия территориясендә кулланылуга рөхсәт ителгән раундап, торнадо кебек гербицидлар да файдаланырга була. Торак пунктларда химик препаратлар кулланганда куркынычсызлык кагыйдәләрен бигрәк тә төгәл үтәү таләп ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев