Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев сайлаучыларны кабул итте

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиевның сайлаучыларны кабул итү көннәре районда һәрчак актив үтә. Бу юлы да депутат янына төрле гозерләр белән дистәдән артык кеше килгән. Алар арасында шәхси мәсьәләләр белән мөрәҗәгать итүчеләр дә, җәмәгать мәшәкатьләре белән йөрүчеләр дә бар. Әйтик, балалар спорт мәктәбе директоры Рәмис Вафин РСФСРның спорт мастеры...

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиевның сайлаучыларны кабул итү көннәре районда һәрчак актив үтә.

Бу юлы да депутат янына төрле гозерләр белән дистәдән артык кеше килгән. Алар арасында шәхси мәсьәләләр белән мөрәҗәгать итүчеләр дә, җәмәгать мәшәкатьләре белән йөрүчеләр дә бар. Әйтик, балалар спорт мәктәбе директоры Рәмис Вафин РСФСРның спорт мастеры Фәрит Хәсәншин истәлегенә Каргада гер спорты буенча турнир үткәрүдә ярдәм сорый. Базарлы Матактан Лариса Ильянкова инвалидлар көнендә бәйрәм чаралары уздыру өчен булышуны үтенә,

Депутат һәр кешене игътибар белән тыңлады. Кайбер мәсьәләләрне ул шунда ук хәл итте, беришләренең алга таба чишеләсенә ышандырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев