Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында “Татнефть” бүләк иткән хоккей тартмаларында алка куу сезонын башлап җибәрделәр

Узган якшәмбедә районда хоккей сезонына старт бирелде. Инде хәбәр иткәнебезчә, "Татнефть" җәмгыяте районга ике хоккей тартмасы бүләк итте. Аларның берсе Чуаш Кичүе мәктәбе каршына урнаштырылса, икенчесе "Алинә" универсаль спорт залы янында урын алды. Монысына өстәп җылы киенү бүлмәсе дә булдырылды. Ике авылга да хоккей формалары, кәшәкәләр бүләк ителде. Узган якшәмбедә...

Узган якшәмбедә районда хоккей сезонына старт бирелде.

Инде хәбәр иткәнебезчә, "Татнефть" җәмгыяте районга ике хоккей тартмасы бүләк итте. Аларның берсе Чуаш Кичүе мәктәбе каршына урнаштырылса, икенчесе "Алинә" универсаль спорт залы янында урын алды. Монысына өстәп җылы киенү бүлмәсе дә булдырылды. Ике авылга да хоккей формалары, кәшәкәләр бүләк ителде.

Узган якшәмбедә район үзәгендәге хоккей мәйданчыгында беренче ярышлар узды. Яңа бозда Чуаш Кичүе, Түбән Әлки, Ташбилге һәм Базарлы Матак авыллары хоккей командалары көч сынашты.

Хоккей сезонын ачу тантанасында район башлыгы Александр Никошин да катнашты. Ул "Татнефть" җитәкчелегенә барлык әлкилеләр исеменнән рәхмәт белдерде. Яңа хоккей тартмалары буш тормаячак, дип ышандырды. Ә яшь хоккейчыларга уңышлар теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев