Әлки районында төлкеләргә котыруга каршы вакциналар куялар
Ветеринарлар һәм егерьлар төлкеләр күп булган урыннарга котыруга каршы вакциналар куялар. Район ветеринария берләшмәсенә алты мең данә күләмендә вакцинаның икенче партиясе кайтты. Котыруга каршы дару ит, балык калдыклары кушып ясалган. Бу "конфетларны" нигездә төлке балалары ашасын дип куялар. Әлеге профилактика чарасы котыру чиренә каршы республика программасы кысаларында елга өч мәртәбә...
Ветеринарлар һәм егерьлар төлкеләр күп булган урыннарга котыруга каршы вакциналар куялар.
Район ветеринария берләшмәсенә алты мең данә күләмендә вакцинаның икенче партиясе кайтты. Котыруга каршы дару ит, балык калдыклары кушып ясалган. Бу "конфетларны" нигездә төлке балалары ашасын дип куялар. Әлеге профилактика чарасы котыру чиренә каршы республика программасы кысаларында елга өч мәртәбә үткәрелә.
Ветеринария берләшмәсе мәгълүматына караганда, былтыр районда йорт хайваннарының авыру төкеләрдән котыру чире йоктыруының сигез очрагы теркәлгән. Быел малларның бу куркыныч чир белән зарарлану очраклары юк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев