Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында “Трактор-Прицеп” операциясе бара

6 июньнән районда "Трактор-Прицеп" операциясе башланды. 30 июньгә кадәр дәвам итәчәк әлеге республикакүләм акция шәхси хуҗалыклардагы техниканың төзеклегенә, хәвефсез файдаланылуына контрольне көчәйтү максатында үткәрелә. Районыбыз шәхси хуҗалыкларында бүген 533 трактор, 265 тагылма арба (прицеп) исәпләнә. Операция барышында әлеге техника җентекләп тикшереләчәк. Трактор һәм тагылма арбалар техник карау үткәнме, теркәлү документлары...

6 июньнән районда "Трактор-Прицеп" операциясе башланды.

30 июньгә кадәр дәвам итәчәк әлеге республикакүләм акция шәхси хуҗалыклардагы техниканың төзеклегенә, хәвефсез файдаланылуына контрольне көчәйтү максатында үткәрелә. Районыбыз шәхси хуҗалыкларында бүген 533 трактор, 265 тагылма арба (прицеп) исәпләнә. Операция барышында әлеге техника җентекләп тикшереләчәк. Трактор һәм тагылма арбалар техник карау үткәнме, теркәлү документлары тәртиптәме, дәүләт номеры, транспорт йөртүче таныкнамәсе бармы - әлеге таләпләренең үтәлүенә зур әһәмият бирелә.

-Трактор юлдан барамы, кырда эшлиме - аны йөртүченең үзе белән тиешле документлары булырга тиеш. Әгәр бу таләп үтәлми икән, без аны штрафка тарта алабыз,-ди дәүләт техник күзәтчелек хезмәте район инспекторы Илгиз Вәлиев.

Апрель аенда авыл хуҗалыгы предприятиеләрендәге тракторлар һәм прицепларга техник карау үткәрелгән. Район хуҗалыкларында 667 бәрәмлек трактор һәм комбайн исәпләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев