Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында тәрбиягә бала алучы әти-әниләр өчен семинар үткәрелде

Район башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге мәгариф идарәсе белән берлектә гаиләләренә тәрбиягә бала алучы әти-әниләр, мәктәп директорларының тәрбия эше буенча урынбасарлары өчен дәрес-семинар үткәрелде. Чистай балалар йортыннан килгән белгеч-психологлар балалар белән ничек аңлашу, аларның катлаулы үсмерлек чорын югалтуларсыз ничек үткәреп җибәрү кебек мәсьәләләр турында сөйләделәр, фикер алыштылар. Сер түгел,...

Район башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге мәгариф идарәсе белән берлектә гаиләләренә тәрбиягә бала алучы әти-әниләр, мәктәп директорларының тәрбия эше буенча урынбасарлары өчен дәрес-семинар үткәрелде.

Чистай балалар йортыннан килгән белгеч-психологлар балалар белән ничек аңлашу, аларның катлаулы үсмерлек чорын югалтуларсыз ничек үткәреп җибәрү кебек мәсьәләләр турында сөйләделәр, фикер алыштылар. Сер түгел, тәрбиягә алынган балаларны үз-үзен тотышы, катлаулы холкы еш кына әти-әниләрне аптырашта калдыра. Бу турыда озак итеп, иркенләп сөйләштеләр семинарда катнашучылар. Шунда ук "Тәрбиягә бала алган әти-әниләр клубы" төзелде. Бу клуб шундый гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга тиешенчә үсү, шәхесләрен формалаштыру өчен кирәкле шартлар тудыру, бала алырга теләгән гаиләләргә ярдәм итү, аларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау кебек мәсьәләләр белән шөгыльләнергә җыена.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев