Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында укытучы истәлегенә бәйге үтте

16 апрельдә Чуаш Кичүе мәктәбендә гомере буе физкультура укыткан Наил Мөбәракшин истәлегенә традицион волейбол ярышлары узды. Наил Мөбәракшин - бик күп көчле спортчылар тәрбияләгән педагог. Ул эшләгән елларда Чуаш Кичүе мәктәбе төрле спорт бәйгеләрендә һәрчак лидерлар исемлегендә булды. Бигрәк тә волейбол командасы көчле иде. Наил Кадыйрович үзе дә район җыелма...

16 апрельдә Чуаш Кичүе мәктәбендә гомере буе физкультура укыткан Наил Мөбәракшин истәлегенә традицион волейбол ярышлары узды.

Наил Мөбәракшин - бик күп көчле спортчылар тәрбияләгән педагог. Ул эшләгән елларда Чуаш Кичүе мәктәбе төрле спорт бәйгеләрендә һәрчак лидерлар исемлегендә булды. Бигрәк тә волейбол командасы көчле иде. Наил Кадыйрович үзе дә район җыелма командасы составында уйнап, республика бәйгеләрендә җиңүләр яулауга өлешен кертте.

Узган шимбәдә үткәрелгән район волейбол турнирында беренче урынны Нәби Дәүли исемендәге гимназия командасы яулады. Икенче урында - Борискино, өченчедә Базарлы Матак мәктәбе волейболчылары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев