Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында урман утырту айлыгы барышында дистәләгән чыршы, чия, миләш агачлары пәйда булды

Урман утырту айлыгы барышында районыбыз авылларында дистәләгән агач-куаклар пәйда булды. Түбән Кәчи клубы янындагы ял паркына 30 төп миләш утыртканнар. Миләш үсентеләрен авылдагы чиркәү бакчасыннан алганнар. Биредә яз көне шактый чыршы кәлшәләре дә утырткан булганнар. Парктагы картаеп муртайган, чери башлаган каен агачларын кискәннәр. Алар урынында хәзер яшь миләшләр тернәкләнеп килә....

Урман утырту айлыгы барышында районыбыз авылларында дистәләгән агач-куаклар пәйда булды.

Түбән Кәчи клубы янындагы ял паркына 30 төп миләш утыртканнар. Миләш үсентеләрен авылдагы чиркәү бакчасыннан алганнар. Биредә яз көне шактый чыршы кәлшәләре дә утырткан булганнар. Парктагы картаеп муртайган, чери башлаган каен агачларын кискәннәр. Алар урынында хәзер яшь миләшләр тернәкләнеп килә.

Ә менә Апак авыл җирлегендәге яшеллек бу көздә 50 төп куакка арткан. Каракүл авылындагы балалар бакчасы мәйданчыгы тирәсенә, Иске Тумбадагы обелиск янына һәм авылга керү юлындагы чокыр буена, Апакта олы юл тирәли чыршы, миләш, чия үсентеләре утыртылган.

Су сибеп, карап, терлек-туардан саклап үстергәндә бу агач-куаклар гөрләп үсеп китәр әле. Алар тирә-юньгә ямь биреп тору гына түгел, һаваны чистартып, тузаннан саклап, безне байтак авыру-сырхаулардан да аралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев