Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында Ватан өчен башларын салган каһарманнарны искә алдылар

Әлки районы үзәгендәге балалар иҗат йортында бүген Ватан геройлары көненә багышланган зур чара булды. Анда мәктәп укучылары, яшьләр катнашты. Кичәгә Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары чакырылган иде. Әлки районы халкы үзенең батыр һәм эшчән ул-кызлары - 6 Советлар Союзы Герое, 5 Социалистик Хезмәт Герое...

Әлки районы үзәгендәге балалар иҗат йортында бүген Ватан геройлары көненә багышланган зур чара булды.

Анда мәктәп укучылары, яшьләр катнашты. Кичәгә Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары чакырылган иде.

Әлки районы халкы үзенең батыр һәм эшчән ул-кызлары - 6 Советлар Союзы Герое, 5 Социалистик Хезмәт Герое белән хаклы рәвештә горурлана. Кичәдә бу геройлар һәммәсе олылап искә алынды. Шулай ук Әфганстанда, Чечняда һәлак булган батыр егетләребезне искә төшердек. Яшьләр алдында Базарлы Матак авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Лев Яковлевич Миндрюков чыгыш ясады. Район җитәкчелеге исеменнән кичәдә катнашучыларны Әлки муниципаль район советы аппараты җитәкчесе Виталий Ярославлев котлады.

Тантана Ватан, туган ил хакындагы җырлар, шигырьләр белән үрелеп барды.

Хәрби формалы яшь гвардиячеләрнең үз байракларын тотып тигез сафта залга үтүләре аеруча дулкынландыргыч булды. Зал тулы халык аларны аягүрә басып алкышлап каршылады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев