Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында “Җәяүлеләр кичүе” профилактика акциясе үткәрелә

Юлларда җәяүлеләр катнашындагы фаҗигаләрне булдырмау максатында 10-19 октябрьдә районыбызда "Җәяүлеләр кичүе" профилактика декадасы үткәрелә. Республикада җәяүлеләрнең юл һәлакәтләрендә зыян күрү очракларының күп булуы зур борчу уята, ди ЮХИДИ хезмәткәрләре. Әйтик, быелның тугыз аенда транспорт чараларының җәяүлеләрне бәрдерүенең 1233 очрагы теркәлгән. Нәтиҗәдә 78 кешенең гомере өзелгән, 1194 җәяүле җәрәхәтләнгән. Бәхеткә, безнең...

Юлларда җәяүлеләр катнашындагы фаҗигаләрне булдырмау максатында 10-19 октябрьдә районыбызда "Җәяүлеләр кичүе" профилактика декадасы үткәрелә.

Республикада җәяүлеләрнең юл һәлакәтләрендә зыян күрү очракларының күп булуы зур борчу уята, ди ЮХИДИ хезмәткәрләре. Әйтик, быелның тугыз аенда транспорт чараларының җәяүлеләрне бәрдерүенең 1233 очрагы теркәлгән. Нәтиҗәдә 78 кешенең гомере өзелгән, 1194 җәяүле җәрәхәтләнгән. Бәхеткә, безнең районда быел җәяүлеләр катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре булмаган. Әмма профилактика эшен даими алып бару бик мөһим. Район ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рәис Сафин әйтүенчә, "Җәяүлеләр кичүе" акциясе барышында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре автомобиль юлларында җәяүлеләргә өстенлек бирү кагыйдәсенең үтәлүенә аеруча игътибар итәләр. Билгеле, җәяүлеләр үзләре дә юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә тиешләр. Шулай ук җәяүлеләр кичүләренең, тротуарларның, җәмәгать транспорты тукталышларының тиешле хәлдә тотылуына контроль көчәйтелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев