Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында ялган аракы саткан хатын-кыз хөкем ителде

Район прокуратурасы Базарлы Матакта яшәүче Әлфия Петровага карата гаепләүне хуплады. Ә. Петрова РФ Җинаятьләр кодексының 238 нче маддәсе 1 нче бүлегендә каралган җинаять кылуда - кулланучының тормышы һәм сәламәтлеге хәвефсезлеге таләпләренә җавап бирмәүче товарны саклауда һәм сатуда гаепләнә. 2015 елның августында Әлфия Петрованың өеннән законсыз рәвештә спиртлы сыеклык сатып ятуы...

Район прокуратурасы Базарлы Матакта яшәүче Әлфия Петровага карата гаепләүне хуплады.

Ә. Петрова РФ Җинаятьләр кодексының 238 нче маддәсе 1 нче бүлегендә каралган җинаять кылуда - кулланучының тормышы һәм сәламәтлеге хәвефсезлеге таләпләренә җавап бирмәүче товарны саклауда һәм сатуда гаепләнә.

2015 елның августында Әлфия Петрованың өеннән законсыз рәвештә спиртлы сыеклык сатып ятуы ачыклана. Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре "тикшерүле сатып алу" оператив-эзләү чарасы үткәргәндә Ә.Петрованың өенә сатып алучы сыйфатында кеше кертәләр. Хатын аңа спиртлы продукциясен сатып җибәрә. Законсыз эш өстендә тотылгач, ул өендә сакланган 20 литр спиртлы сыеклыкны да полиция хезмәткәрләренә тапшырырга мәҗбүр була. Криминалистик экспертиза Әлфия Петрова саткан алкогольле эчемлек составында агулы ацетон кушылмалары булуын, әлеге эчемлекнең кеше сәламәтлеге өчен хәвефсезлек таләпләренә туры килмәвен күрсәтә.

Ә.Петрова тикшерү барышында һәм суд утырышында үзенең гаебен тулысынча таныды. Әлки район суды карары белән ул җинаять кылуда гаепле дип табылды һәм 10 мең сум күләмендә штрафка тартылды.

Вадим Серобаба,

район прокуроры ярдәмчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев