Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында ялган хәбәр бирүче җинаятьче ике елга ирегеннән мәхрүм ителде

/www.atmr.ru Бу хәл узган елның 23 августында булды. Кичке сәгать унберләр тирәсендә район эчке эшләр бүлегенең дежур частена билгесез ир-ат шылтыратып, полиция бинасына шартлаткыч куелуын хәбәр итә. Шул ук мәлдә әлеге хәбәр буенча ашыгыч чаралар күрелә башлады. Кичекмәстән полиция бинасында булган хезмәткәрләр һәм якын тирәдәге оешмаларның каравылчылары эвакуацияләнде. Ашыгыч медицина...

/www.atmr.ru
Бу хәл узган елның 23 августында булды. Кичке сәгать унберләр тирәсендә район эчке эшләр бүлегенең дежур частена билгесез ир-ат шылтыратып, полиция бинасына шартлаткыч куелуын хәбәр итә. Шул ук мәлдә әлеге хәбәр буенча ашыгыч чаралар күрелә башлады.
Кичекмәстән полиция бинасында булган хезмәткәрләр һәм якын тирәдәге оешмаларның каравылчылары эвакуацияләнде. Ашыгыч медицина ярдәме, МЧС һәм башка службалар әзерлек хәленә китерелде. Эчке эшләр бүлеге бинасы һәм аның әйләнә-тирәсе киртәләп алынды, җентекләп тикшерелде.
Бераздан Спас районыннан китерелгән махсус әзерлекле этләр белән дә территориядә тикшерү үткәрелде. Әмма шартлаткычны хәтерләтүче шикле предметлар табылмады.
Бинага һәм кешеләргә хәвеф янамавы ачыклангач, әлеге ялган хәбәрне җиткерүче бәндәне эзләү башланды. Ул шалтыраткан телефон номерын ачыклау буенча эш алып барылды.
Шылтыратучы үзенең фаш ителмәсенә ышангандыр, мөгаен. Әмма безне капчыкта яшереп кала алмыйсың шул. Ялган хәбәр җиткереп күпме ыгы-зыгы тудырган, никадәр кешенең эшенә зыян салган бәндәнең эзенә төште оперативниклар. Ул Мулланур Вахитов поселогында яшәүче, тумышы белән Ярославль өлкәсеннән булган 49 яшьлек Альберт Талипов булып чыкты. Әлеге бәндә берничә мәртәбә административ кулга алынып, эчке эшләр бүлегенең вакытлыча тоту изоляторында утырып чыккан булган. Шуның өчен хокук саклаучылардан үч алырга, аларны ялган хәбәрне тикшерүгә җәлеп итәргә, власть органнары эшчәнлегенә зарар салырга, халык арасында паника тудырырга ниятләгән.
Тик Альберт Талиповның бу яман эше барып чыкмады. Ул суд каршына басты. Әлки район суды аны РФ Җинаятьләр кодексының 207 маддәсе 1 бүлегендә каралган җинаять кылуда, ягъни шартлату әзерләнү хакында күрәләтә ялган хәбәр бирүдә гаепле дип тапты һәм ике елга ирегеннән мәхрүм итүгә хөкем итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев