Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында янгыннан саклану чаралары күрелә

Янгын куркынычы саклану сәбәпле, район территориясендә чүп-чар һәм коры үлән яндыру, учаклар ягу, пиротехника эшләнмәләре куллану тыела. Районда янгын күзәтчелеге буенча баш белгеч Радис Инсапов белдерүенчә, авылларны тиз янып китүчән калдыклардан, коелган яфрак һәм чүп-чарданарындыру зарур. Су белән тәэмин итү чыганакларын да төзек хәлдә тоту да гаять мөһим. "Районыбыздагы 125...

Янгын куркынычы саклану сәбәпле, район территориясендә чүп-чар һәм коры үлән яндыру, учаклар ягу, пиротехника эшләнмәләре куллану тыела.

Районда янгын күзәтчелеге буенча баш белгеч Радис Инсапов белдерүенчә, авылларны тиз янып китүчән калдыклардан, коелган яфрак һәм чүп-чарданарындыру зарур. Су белән тәэмин итү чыганакларын да төзек хәлдә тоту да гаять мөһим. "Районыбыздагы 125 су башнясының 48е төзек түгел. Шул ук вакытта башняларның күбесе янгын сүндерү техникасы су алырлык итеп көйләнмәгән. Ә бит бу хакта авыл җирлекләре башлыклары кайгыртырга тиеш",- ди Радис Инсапов. Авылларда халыкка янгын хәвефсезлеге таләпләре хакында белешмәлекләр таратыла. Урманнарны янгыннан саклау максатында аларның тирәләре сөреп чыгылган. Бүген һәркем янгыннан саклану кагыйдәләрен төгәл үтәргә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев