Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында үзара салым буенча референдум ноябрьнең өченче якшәмбесендә үтәчәк

Киләсе елга үзара салым буенча референдум быел ноябрьнең өченче якшәмбесенә билгеләнде. Республикада хәзер үзара салым билгеләү буенча референдум билгеле бер көндә үткәреләчәк. Татарстан муниципаль берәмлекләр советы президиумы әнә шундый карар кабул итте. Районыбызда әлеге референдум гадәттә ел башында уза иде. Аның документларын рәсмиләштерү, халыктан акча җыя башлау эшләре сузылды. Шунлыктан...

Киләсе елга үзара салым буенча референдум быел ноябрьнең өченче якшәмбесенә билгеләнде.

Республикада хәзер үзара салым билгеләү буенча референдум билгеле бер көндә үткәреләчәк. Татарстан муниципаль берәмлекләр советы президиумы әнә шундый карар кабул итте. Районыбызда әлеге референдум гадәттә ел башында уза иде. Аның документларын рәсмиләштерү, халыктан акча җыя башлау эшләре сузылды. Шунлыктан тупланган салым акчасына республиканың дүртләтә ярдәме дә шактый соң керә иде. Шул сәбәпле әлеге средстволарга башкарасы эшләр дә соңара төште.

Белүебезчә, үзара салым акчасына авылларда урамнар яктыртыла, суүткәргечләрне яңарту, зират тирәләрен тотып алу, буаларны чистарту, күперләр һәм юлларны ремонтлау кебек кичектергесез эшләр башкарыла. Үзара салым буенча референдумны көзеннән үк үткәрү күп кенә социаль мәсьәләләрне вакытында һәм уңышлы хәл итәргә мөмкинлек бирер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев