Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районыннан Светлана Углева “Нечкәбил” фестивалендә уңышлы чыгыш ясады

Үткән шимбәдә Светлана Углева гаиләсе белән "Нечкәбил" республика фестиваленең икенче турында катнашты. Ул Татарстан гаиләләре фестиваленең Алексеевскида узган беренче турында да уңышлы чыгыш ясаган иде. "Казан-Арена" стадионында үткән бәйгедә Светлана чуаш өенең бизәлешен күрсәтте, милли ризыкларын тәкъдим итте. Аның белән бергә өч баласы, туганнары да чыгыш ясады. Район мәдәният йорты...

Үткән шимбәдә Светлана Углева гаиләсе белән "Нечкәбил" республика фестиваленең икенче турында катнашты.

Ул Татарстан гаиләләре фестиваленең Алексеевскида узган беренче турында да уңышлы чыгыш ясаган иде. "Казан-Арена" стадионында үткән бәйгедә Светлана чуаш өенең бизәлешен күрсәтте, милли ризыкларын тәкъдим итте. Аның белән бергә өч баласы, туганнары да чыгыш ясады. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре музыка белән ярдәм иттеләр (группа поддержки). Безнекеләрнең чыгышы жюринең әйбәт бәясенә лаек булды. Конкурсантыбыз күп санлы кыйммәтле призлар белән бүләкләнде. Светлана Углева Чуаш Борнае авылында яши. Күптән түгел ул район опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе булып эшли башлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев