Әлки районының 420 укытучысы тест узып белем дәрәҗәсен күрсәтәчәк
Көзге каникул вакытында тест үткәреп укытучыларның белемнәрен бәяләү күздә тотыла. Укытучыларның белем дәрәҗәсен тикшерү беренче мәртәбә былтыр көз үткәрелгән иде. Анда база мәктәпләрендә эшләүче һәм БДИ фәннәреннән белем бирүче укытучылар "сынау тотты". Ә быел мәктәпләрнең һәммәсеннән барлык фән укытучылары, шул исәптән башлангыч сыйныфлар мөгаллимнәре тестта катнашачак икән. Безнең районнан 420...
Көзге каникул вакытында тест үткәреп укытучыларның белемнәрен бәяләү күздә тотыла.
Укытучыларның белем дәрәҗәсен тикшерү беренче мәртәбә былтыр көз үткәрелгән иде. Анда база мәктәпләрендә эшләүче һәм БДИ фәннәреннән белем бирүче укытучылар "сынау тотты". Ә быел мәктәпләрнең һәммәсеннән барлык фән укытучылары, шул исәптән башлангыч сыйныфлар мөгаллимнәре тестта катнашачак икән. Безнең районнан 420 укытучының тест узуы күздә тотыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев