Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының балалар приюты республика проектына кушылган

"Каенкай" балалар һәм үсмерләр приюты "Мәрхәмәт" Татарстан хатын-кызлары хәрәкәте ярдәмендә "Бергәләп булдырабыз" дигән проектны гамәлгә ашыруга керешкән. Проектның максаты - приютта яшәүче балаларга көнкүреш, хезмәт һәм физик тәрбия бирү, алган белемнәрен тормышта кулланырга өйрәтү өчен уңайлы шартлар тудыру. Яңа Салман приютында проектның өч юнәлешен уйлап тапканнар. Аның берсен - "Кунак...

"Каенкай" балалар һәм үсмерләр приюты "Мәрхәмәт" Татарстан хатын-кызлары хәрәкәте ярдәмендә "Бергәләп булдырабыз" дигән проектны гамәлгә ашыруга керешкән.

Проектның максаты - приютта яшәүче балаларга көнкүреш, хезмәт һәм физик тәрбия бирү, алган белемнәрен тормышта кулланырга өйрәтү өчен уңайлы шартлар тудыру. Яңа Салман приютында проектның өч юнәлешен уйлап тапканнар. Аның берсен - "Кунак бүлмәсе" дигәнен үз көчләре белән эшләп тә куйганнар. Хәзер кунаклар, балаларын күрергә килгән әти-әниләр белән аралашу өчен приютта уңайлы бүлмә бар.

Ә менә калган ике юнәлешне үз көчләре белән генә башкарып чыга алулары шикле, чөнки алар шактай зур чыгымнар сорый. "Үзем булдырам" дигәне приютта кызлар өчен тегү, малайлар өчен остаханә булдыруны күз алдында тота. "Мин спортны сайлыйм" дип аталган юнәлеш приют йортында уен һәм спорт мәйданчыклары булдыруга багышланган. Аларны ахырына җиткерүдә приютка хәйриячеләр ярдәме кирәк булачак. Казанның бер оешмасы (приютның күптәнге дусты) тегү машиналары вәгъдә иткән. Ә район исә спорт мәйданчыгы төзүне киләсе ел планына керткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев