Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының барлык мәчетләрнедә корбан иртәсендә гает намазлары укылды

12 сентябрьдә бөтен мөселман дөньясы Корбан бәйрәмен билгеләп үтте. Бәйрәм иртәсендә районыбызның 30 мәчетендә дә гает намазлары укылды. Район җитәкчеләре, мәчетләрдә булып, мөселманнарны олуг бәйрәм белән котладылар. Корбан гаете - исламдагы иң зур бәйрәмнәрнең берсе. Республикабызда хәзер Ураза һәм Корбан гаете ял көннәре санала. Шуңа Корбан бәйрәмендә мәчетләргә читтә яшәүче...

12 сентябрьдә бөтен мөселман дөньясы Корбан бәйрәмен билгеләп үтте. Бәйрәм иртәсендә районыбызның 30 мәчетендә дә гает намазлары укылды.

Район җитәкчеләре, мәчетләрдә булып, мөселманнарны олуг бәйрәм белән котладылар.

Корбан гаете - исламдагы иң зур бәйрәмнәрнең берсе. Республикабызда хәзер Ураза һәм Корбан гаете ял көннәре санала. Шуңа Корбан бәйрәмендә мәчетләргә читтә яшәүче якташларыбыз, кунаклар да күп кайткан иде. Мәчетләргә җыелучылар вәгазьләр тыңладылар, сәдакалар бирделәр, илгә-көнгә иминлек теләп бәйрәм намазы укыдылар.

Район башлыгы Александр Никошин, аның урынбасары Рәшит Билалов, район башкарма комитеты җитәкчесе Әсхәт Сәгъдиев бәйрәм иртәсендә иң башта Карга мәчетендә булдылар, мөселманнарны бәйрәм белән котлап, ихлас теләкләрен җиткерделәр. Аннан соң җитәкчеләр Түбән Биктимер мәчетенә җыелган халыкны Корбан гаете белән тәбрикләделәр.

Түбән Биктимердә мәчет яңа гына өлгереп килә. Бер көн алдан гына район җитәкчелеге ярдәме белән мәчеткә манара куелды, кыйблага юнәлтеп ярымай беркетелде.

Мәчет биктимерлеләрнең уртак көче белән төзелә. Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рәшит Мусин исә төзелеш эшләрендә төп булышчы. Авылның имам-хатыйбы Ришат Шәяхмәтов дин йортын салуда ярдәм күрсәткән Рифкать Исхаковка (Мәскәүдә яши), Ислам хәзрәт Шәйхетдиновка, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиевкә, эшмәкәрләр Альберт һәм Дамир Шәйхетдиновларга, Айрат Гатауллинга олы рәхмәтләрен җиткерде.

Александр Никошин мәчет төзелешендә алга таба да ярдәм буласына ышандырды. Ул халыкны күркәм эш-гамәлләр кылып, бердәм, тату яшәргә чакырды.

Иртәнге намаздан соң күпләр, ниятләгән корбаннарын чалып, бәйрәм мәҗлесләренә әзерләнә башладылар. Ислам динендәге күркәм гадәт буенча, туганнар, якыннар белән беррәттән мохтаҗлар, ялгызлар, өлкәннәр дә бәйрәм мәҗлесләренә чакырылыр, корбан итеннән авыз итәр.

Һәр елдагыча, Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин исеменнән район мәчетләренә корбан ашлары үткәрү өчен тәкәләр өләшенгән. Ә Базарлы Матактагы өч мәчеткә йөрүчеләр иртәнге намаздан соң "Актай" кафесына бәйрәм чәенә чакырылдылар. Мәҗлес якташыбыз депутат Фоат Вәлиев ярдәме белән үткәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев