Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының Карга авылында ифтар мәҗлесе үткәрделәр

Кичә, 9 июньдә, Карга авылында ифтар кичәсе үткәрделәр. Рамадан ае быел көннәрнең иң озын чагына туры килсә дә, авылда ураза тотучылар шактый икән. Авыз ачу мәҗлесенә авыл мәдәният йортында зур-зур табыннар әзерләгәннәр. Ашка 50дән артык кеше килгән. Авылның имам-хатыйбы Ирек хәзрәт Сәләхиев халыкка вәгазь сөйләгән, Коръән сүрәләре укыган. Кояш баегач,...

Кичә, 9 июньдә, Карга авылында ифтар кичәсе үткәрделәр.

Рамадан ае быел көннәрнең иң озын чагына туры килсә дә, авылда ураза тотучылар шактый икән. Авыз ачу мәҗлесенә авыл мәдәният йортында зур-зур табыннар әзерләгәннәр. Ашка 50дән артык кеше килгән. Авылның имам-хатыйбы Ирек хәзрәт Сәләхиев халыкка вәгазь сөйләгән, Коръән сүрәләре укыган. Кояш баегач, авыз ачып, табын тулы нигъмәтләр белән сыйланганнар, мәҗлесне оештыручыларга рәхмәтләр әйткәннәр. Ифтар кичәсен үткәрүгә авылдашлары Рөстәм Вәлиев матди ярдәм күрсәткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев