Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының Түбән Кәчи мәктәбе укучылары дөрес туклану кагыйдәләренә өйрәтәләр

Мәктәп баласы өчен иң мөһиме нәрсә? Әлбәттә, беренче урында - сәламәтлек. Сәламәт бала укуны да әйбәт үзләштерә, актив була, күп нәрсәгә өлгерә. Ә дөрес туклану - саулыкның нигезе. Күптән түгел мәктәбебездә әнә шул актуаль темага семинар үткәрдек - дөрес туклану турында сөйләштек. Семинарның программасы киңкырлы, эчтәлекле булды. Анда районның күп...

Мәктәп баласы өчен иң мөһиме нәрсә? Әлбәттә, беренче урында - сәламәтлек. Сәламәт бала укуны да әйбәт үзләштерә, актив була, күп нәрсәгә өлгерә. Ә дөрес туклану - саулыкның нигезе. Күптән түгел мәктәбебездә әнә шул актуаль темага семинар үткәрдек - дөрес туклану турында сөйләштек.

Семинарның программасы киңкырлы, эчтәлекле булды. Анда районның күп мәктәпләреннән кунаклар килде.

Алдан ук мәктәп укучыларыннан үзләренең яраткан ризыклары турында интервьюлар алган идек. Әнә шуларга нигезләнеп, директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Любовь Колбасова доклад-презентация ясады.

Ә башлангыч сыйныфларда "Ботка - азыкларның солтаны" дигән темага ачык сыйныф сәгате үткәрдек. Ботка бит рус халкының да, бүтән милләтләрнең дә элек-электән иң яраткан ризыгы. "Ботка" сүзе уып ваклаган бөртектән әзерләгән ашамлык дигәнне аңлата икән. Ботка турында бик күп мәгълүмат алды семинарда катнашучылар. Бу ризык кеше организмы өчен ел әйләнәсе файдалы. Ә кышын - бигрәк тә. Белгечләр аны балаларга да, олыларга да ашарга кушалар. Боткалар туклыклы, организм аны җиңел эшкәртә. Төрледән-төрле боткаларны иртәнге ашка да, көндезгә дә, кичкә дә әзерләргә була.

Балалар зур кызыксыну белән ярмаларны сортларга аердылар, мәкальләр әйтүдә ярыштылар. Сыйныф җитәкчеләре Марина Громова һәм Галина Родионова дәресне кызыклы итеп үткәрү өчен бик тырыштылар.

Ә 9 сыйныфта "Дөрес туклану - сәламәтлек нигезе" дигән темага түгәрәк өстәл артында сөйләшү оештырылды. Әңгәмә алдыннан "Сез дөрес тукланасызмы?" дигән тест үткәрелде. Балалар сорауларга җавап бирделәр, аннан балларны санап нәтиҗә чыгардылар. Һәркем тиешле санда баллар җыйды, димәк, балаларыбыз дөрес туклану кагыйдәләрен беләләр, аларны үтиләр.

Зарарлы азыклар хакында да сүз булды.

-Газлы эчемлекләр, бәрәңге чипсылары, баллы шоколод, батончиклар, сосискалар - зыянлы, -диде балалар.

Аннан соң "Файдалы унлык" дигән уен үткәрелде. Әрҗә эченә урнаштырылган файдалы азыкны тасвирламасы буенча белергә кирәк иде. Укучылар бу биремне дә дөрес башкардылар. Әрҗәгә сарымсак, суган, кишер, яшел чәй "яшерелгән" булып чыкты.

Кунакларны шулай ук төрле туклану системалары, әйтик, вегетарианлык, ашамлыкларны аеру (раздельное питание) белән таныштырдылар. Балалар төркемнәрдә үзләренең туклану ысулына таянып гади генә рецептлар төзеделәр, бер көнгә меню ясадылар. Һәркемгә "Сәламәт һәм дөрес туклану турында" белешмәлекләр таратылды.

Семинар дусларча җылы мөнәсәбәттә узды. Балалар барлык биремнәрне рәхәтләнеп, теләп үтәделәр. Җырлар яңгырады, дәртле биюләр дә башкарылды. Кичәнең темасы беркемне битараф калдырмаслык иде шул. Семинарда катнашучылар - олылар да, балалар да - сәламәт туклану хакында бик күп мәгълүматлар алдылар, файдалы киңәшләр ишеттеләр. Тормышта аларны кулланырга гына онытмасыннар. (следовать им)

Елена Терентьева,

Түбән Кәчи төп мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев