Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының Түбән Әлки авылында эшмәкәр Дамир Шәйхетдинов бөртек киптерү цехы төзеде

Эшмәкәр Дамир Шәйхетдинов Түбән Әлки авылында бөртек киптерү цехы төзеде. Әлеге киптерү агрегаты Төркиядә эшләнгән. Ул сәгатенә 18 тонна (тәүлеккә 400 тоннадан артык) бөртек киптерергә сәләтле. Цехны сафка бастыру, бинасын төзүне дә кертеп, 22 миллион сумга төшкән. Дамир Шәйхетдинов әлеге агрегат ярдәмендә быел ук көнбагыш киптерергә җыена. Алга таба ул...

Эшмәкәр Дамир Шәйхетдинов Түбән Әлки авылында бөртек киптерү цехы төзеде.

Әлеге киптерү агрегаты Төркиядә эшләнгән. Ул сәгатенә 18 тонна (тәүлеккә 400 тоннадан артык) бөртек киптерергә сәләтле. Цехны сафка бастыру, бинасын төзүне дә кертеп, 22 миллион сумга төшкән. Дамир Шәйхетдинов әлеге агрегат ярдәмендә быел ук көнбагыш киптерергә җыена. Алга таба ул көнбагыштан май сыктырып, аны савытларга тутыру линиясен эшләтеп җибәрергә дә ниятли. Ә чималны аңа инде бүген үк тәкъдим итүчеләр бар. Шәхси предприятие базасында киптерелгән көнбагышны саклау өчен складлар да төзелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев