Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының Юхмачы интернат-йортында язгы мәрхәмәтлелек атнасы вакыйгаларга бай булды

Язгы мәрхәмәтлелек атнасында Юхмачы интернат-йортында кунаклар аеруча күп булган. Юхмачы мәктәбенең "Йолдыз" клубына йөрүчеләр приют тирәсен җыештыруда булышканнар. Үргәгар авылында туып үскән, хәзер Казанда яшәүче эшмәкәр Илдар Сибгатуллин интернатка суыткыч һәм телевизор кайтарып биргән. Депутат Илшат Хәйруллин исеменнән дә ике телевизор бүләк итеп китергәннәр. Биредә яшәүчеләр янына аларның туган авылларыннан...

Язгы мәрхәмәтлелек атнасында Юхмачы интернат-йортында кунаклар аеруча күп булган.

Юхмачы мәктәбенең "Йолдыз" клубына йөрүчеләр приют тирәсен җыештыруда булышканнар. Үргәгар авылында туып үскән, хәзер Казанда яшәүче эшмәкәр Илдар Сибгатуллин интернатка суыткыч һәм телевизор кайтарып биргән. Депутат Илшат Хәйруллин исеменнән дә ике телевизор бүләк итеп китергәннәр.

Биредә яшәүчеләр янына аларның туган авылларыннан җирлек башлыклары килеп киткән, яңалыклар, авыл хәлләре белән таныштырганнар. Дмитрий Ижуков янында Юхмачы җирлеге башлыгы Рәмис Сәлахов, Анна Кирпичева янында Чуаш Кичүеннән Ирина Мамбетова, Татьяна Володинада Салманнан Ләйсән Гайфуллина булып киткәннәр. Алар бүләк-күчтәнәчләр, авылдашлардан сәламнәр алып килгәннәр.

Район кино учреждениесе интернатка килеп, сугыш турында кино күрсәткән. Ә Юхмачы мәктәбе волонтерлары һәм Базарлы Матак мәктәбеннән яшь гвардиячеләр ылыслы агач һәм куаклардан аллея утыртканнар. Үсентеләрне "Әлки урман" учреждениесе биргән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев