Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында 35 яшьлек хатын балаларына алимент түләмәгән өчен хөкем ителде

​​​​​​​Район прокуратурасы 35 яшьлек Кристина Хәйруллинага карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.

 

Әлеге хатын РФ Җинаять кодексының 157 маддәсе 1 бүлегендә каралган җинаять кылуда – алимент түләүдән усалларча тайчануда – гаепле дип табылды.

Суд карары нигезендә К.Хәйруллина 2016 елның февраленнән балигъ булмаган дүрт баласын тәэмин итүгә  алимент түләргә тиеш. Әмма ул алимент бурычларын үтәргә уйламый да, балаларына матди ярдәм күрсәтми, аларны тәрбияләү белән шөгыльләнми. Дүрт бала анасы беркайда эшләми, эчеп, кәеф-сафа кылып яшәргә ярата. Нәтиҗәдә аның балаларына түлисе алимент бурычлары 290 мең сумнан артып киткән. Суд утырышында К. Хәйруллина үзенең гаебен тулысынча таныды. Район суды аны хезмәт хакының 15 процентын дәүләткә тотып калу юлы белән төзәтү эшләренә хөкем итте.

Әнвәр Шакиров,

район прокуроры ярдәмчесе.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев