Әлки районында 600 гә якын кеше сәяси репрессия корбаны булган
Бүген - сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне
Сәяси репрессияләр – илебез тарихында канлы эз калдырган фаҗигале сәхифәләрнең берсе. Репрессия тәгәрмәче астында калучылар нигездә илнең иң булдыклы, иң акыллы һәм талантлы ул-кызлары була. Тулы булмаган мәгълүматларга караганда, безнең зур булмаган Әлки районыннан гына да 600 гә якын кеше репрессия корбаны булган.
Бүген инде аларның варислары – ул-кызларының да берничәсе генә исән-сау. Шуларның берсе – Борискино авылында яшәүче 86 яшьлек Александра Воронцова.
Александра Кирилловнаның әти-әнисе Иске Тахталада тырыш, уңган гаиләләрнең берсе була. Аларны кулаклар дип Себергә сөрәләр. Александра сөргендә - тайга уртасындагы Краснокамск шәһәрендә 1934 елда дөньяга килә.
...1998 елда Александра Воронцова әтисе Кирилл Демьяновның реабилитацияләнүе хакындагы хәбәрне ала.
Шунысы кызганыч, әти белән әни намуслы исемнәре аклануы хакында белмичә үлеп киттеләр. Сәяси репрессияләр кебек куркыныч хәлләр беркайчан да кабатланмасын иде, - ди Александра Кирилловна.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев