Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында балаларны Кар кызы һәм Яңа ел символы Федя уйнаттылар, биеттелэр

Бишенче гыйнвар көнне район үзәгендәге Тыл хезмәтчәннәре паркында балалар өчен бәйрәм чарасы узды.

Кызларны һәм малайларны Кар кызы (Любовь Борисова) һәм  Бозау Федя (Людмила Емельшина) көтеп тордылар. Алар балалар өчен кызыклы уеннар һәм конкурслар оештырдылар. Балалар рәхәтләнеп әйлән-бәйлән уйнадылар, чыршы турында җырлар җырладылар, кар көртләре белән уйнадылар, татар һәм рус телләрендә шигырьләр сөйләделәр. Шунысы игътибарга лаек, кечкенәрәк балалар мәктәп укучыларына караганда шигырьләр күбрәк белә икән.
Барысы да Марс абый Ибраһимовның баян көйләренә уйнадылар. Ул туктауга,  балалар биремне үтәргә тиеш иде. Әйтик, Женя Крайнов сеңлесе Кристина белән барлык халыкны Яңа ел белән котладылар, ә Алексеевск бистәсеннән өч яшьлек Булат Гаязов (каникулга әбиләргә кунакка килгән) Тылсымлы чыршы турында озын шигырь сөйләде. Аның апалары Миләүшә һәм Зилә дә барлык конкурсларда актив катнаштылар.
Бәйрәмгә күп балалы һәм аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар да чакырылган иде. Аларны «Кайгырту»үзәге белгечләре озатып йөрде. Чара ахырында барлык катнашучыларга да тәм-томнар өләштеләр һәм истәлеккә фотога төштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев