Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында дүрт кибет хуҗасына административ җәза бирелде

Дүрт кибеттә битлек режимын кабат бозу факты ачыкланган

Коронавирус – янәшәдә, аның белән чирләүчеләр арта бара.

Медицина хезмәткәрләре шул хакта чаң суга, халыкны әлеге куркыныч инфекциядән саклану чараларын төгәл үтәргә чакыра. Вирус бик мәкерле, ул кеше организмына искиткеч зур зыян сала, хәтта үлемгә дә китерә.

Күпләр COVID-19 белән шаярырга ярамаганын яхшы аңлый. Райондашларыбызның да күпчелеге битлектән йөрүне үзенә кагыйдә итеп алды. Саулыгы турында кайгыртучылар пирчәткәләрне даими куллануны да артык санамый. Үткән атнада районда Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы начальнигы Александр Панов булып китте. Ул сәүдә объектларында битлек режимының ничек үтәлүен тикшерде. Белгеч әлкилеләрнең саклану кагыйдәләрен үтәүгә җаваплы карауларын билгеләп үтте.

Кызганыч, һәр җирдә дә алай түгел шул. Район полиция хезмәткәрләре уздыра торган тикшерүләр вакытында битлек режимын  бозу очраклары да ачылган.  Әйтик, соңгы көннәрдә райондагы дүрт кибеттә кабаттан сатып алучыларның битлексез булуы ачыкланган. Мондый бозу фактларына тәртип сакчылары Базарлы Матак, Юхмачы һәм Чуаш Кичүе авыллары кибетләрендә тап булганнар.  Кагыйдә бозган сатып алучыларга карата административ беркетмәләр төзелә һәм судка юллана. Битлек кимәгән сатып алучыларга хезмәт күрсәткән өчен кибет җитәкчеләренә дә саллы штраф санкцияләре каралган. Кибет хезмәткәрләренең битлектән генә түгел, пирчәткәдән дә булырга тиешлеген дә искәртеп үтик.

Шуны онытмасак иде: саклану чараларын күрү, шул исәптән битлек режимын үтәү үзебезнең сәламәтлек өчен кирәк. Шулай ук әйләнә-тирәдәгеләрнең саулыгы өчен дә. Вирус аяктан екмасын, гомеребезгә куркыныч тудырмасын дисәк, табиблар кушканнарны төгәл үтик. Җәмәгать урыннарында, сәүдә объектларында битлектән йөрик. Битлекне дөрес кию, ике сәгать саен алыштырып тору да мөһим. Медиклар кулларны сабын белән ешрак юарга, антисептик белән эшкәртергә киңәш итә. Кеше күп булган урыннарга бармаска, аралашуларны чикләргә кирәк. Температурагыз күтәрелсә, хастаханәгә килеп йөрмәгез, табибны өегезгә чакыртыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев