Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында яңа хоккей сезонына әзерләнәләр

Район халкы хоккей мәйданчыкларына боз сала , шугалаклар кора.

Тиздән әлкилеләр аякларына тимераяклар киеп бозга басачаклар. Моны балалар гына түгел, аларның әти-әниләре дә көтә: ир-атлар алка артыннан йөгерер, ә хатын-кызлар фигуралы шуу белән шөгыльләнер.

Район башкарма комитетының яшьләр сәясәте һәм спорт бүлеге начальнигы Ильмир Шәфиев сүзләренә караганда, районда хоккей уйнау өчен җиһазландырылган алты спорт мәйданчыгы бар, аларның өчесе Базарлы Матакта һәм берәр Иске Матак, Түбән Әлки һәм Чуаш Кичүе авылларында. Калган торак пунктларда авыл кешеләре буа, күл, елгаларда үзләре шугалаклар коралар яки тигез өслекле җирне боз белән каплыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев