Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында ЮХИДИ штрафларын вакытында түләмәгән 75 кешегә карата материаллар судка юлланган

Ел башыннан бирле районда ЮХИДИ штрафларын вакытында түләмәгән 75 кешегә карата материаллар судка юлланган.

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган йөртүче штраф түләргә тиеш. Моны  ул шул хактагы карар көченә кергән көннән соң 60 көн эчендә  башкарырга бурычлы. Вакытында түләмәсә, ул кабат хокук тәртибен боза. РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 20.25 маддәсе нигезендә, моның өчен кырыс җәза каралган. Бурычлылар түләнмәгән штрафны икеләтә күләмдә (әмма 1 мең сумнан кимрәк түгел) түләргә тиеш була. Я булмаса андыйларны 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алу яисә 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә хөкем итү мөмкин.

Район ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рәис Сафин хәбәр иткәнчә, ел башыннан бирле районда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен салынган штрафларны вакытында түләмәүчеләргә карата 75 беркетмә төзелгән. Суд карары нигезендә, бурычлыларның 13е мәҗбүри эшләргә, 11е административ кулга алуга, ә 13 кеше түләнмәгән штраф суммасының икеләтә күләмендә административ штрафка тартылган. Калган эшләр әле судта карала.      

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев