Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районыннан Глүсә Сибәгатуллина башмаклар бәйләп сәдакага тарата

Глүсә Сибәгатуллина Иске Үргәгаргә юллама буенча укытучы булып килгән һәм биредә төпләнеп тә калган. Аның ерак Сарман районыннан булуын авылда хәзер хәтерләүчеләр дә сирәк инде. Ире Булат белән өч бала тәрбияләп үстергәннәр, инде оныкларына булышалар. Берничә еллар элек Глүсә операция кичергән, шуңа хуҗалыкта асраган сарыкларын сатарга туры килгән. Ә бит уңган бу ханым сарык йонын эрләргә һәм аның җебеннән җылы оекбашлар, бияләйләр бәйләргә бик яраткан. Әмма Глүсә Сибәгатуллинаның уңган куллары тик торуны белми, алар гел шөгыль таба.

“Хәзер бит инде сарык йоныннан бәйләнгән әйберләрне киючеләр аз. Кышлар да елдан-ел җылына бара. Ә менә минем матур башмаклардан беркем дә баш тартмый”, – ди алтын куллы ханым. Глүсә апага бәйләү осталыгы әнисе Хәдичәдән күчкән, ул бөтен тирә-юньгә билгеле чигүче һәм бәйләүче булган. “Биш энә белән бәйлим. Башмаклар –балтырсыз оекбашлар кебек. Алар кияргә уңай, аяктан төшмиләр, аяк киеменнән дә күренеп тормыйлар”, – дип бәйләү серләре белән уртаклаша оста хуҗабикә.

Ул әле кардиганнар, жилетлар, кофталар да бәйли. Глүсә апа бәйләгән җылы әйберләрне туганнары гына түгел, авылның өлкәннәре дә кинәнеп кия.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев