Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районыннан күп балалы ана Ганна Варламова: Улларыбызны кечкенәдән эшкә өйрәтәбез

Күп балалы гаиләләрдә беркайчан күңелсез булмый, аларның йорты һәрчак балалар чыр-чуы һәм бәхет белән тулы. Югары Матак авылында яшәүче Варламовлар гаиләсендә хөкем сөргән рәхәт мохит тә безне чын-чынлап сокландырды.

Ганна Варламова Хузангай авылында унбер балалы гаиләдә туып үскән. Шуңадыр үзе дә ишле гаилә турында хыялланган. Булачак гомер юлдашы белән алар авыл клубында танышканнар. Күрше авылга дуслары янынан килгәч, Югары Матак егете Сергейның бу сөйкемле кызга күзе төшә. Шуннан инде ул ике авыл арасындагы сукмакка тузан кундырмый. Әле велосипед, әле мотоциклда сөйгәне белән күрешергә килә. Шулай дуслашып йөргәч, яшьләр гаилә корырга булалар. Ә бүген инде алар дүрт бала үстерәләр.

Олы кызлары Милана Казан педагогика көллиятенең икенче курсында укый, физкультура укытучысы булачак. Милана Варламова исеме райондашларга яхшы таныштыр, ул тугыз ел каратэ белән шөгыльләнеп, республика һәм ил күләмендәге  ярышларда байтак призлы урыннар алды. Менә киләчәк тормышын да спорт белән бәйләргә карар кылган.

Уллары Вячеслав – алтынчы сыйныфта, Илья дүртенчедә укый. Төпчекләре Тимофейга ике яшь тулып кына килә. Балалар бик тәртипле, тәрбияле.

  • Улларыбызны кечкенәдән эшкә өйрәтеп үстерәбез. Һәркемнең үз вазыйфалары бар, – ди күп балалы ана. – Славик йорт-җирдә булыша, ә Илюша Тимошаны карый.

Әйе, бу гаиләдә һәркем эш белән мәшгуль. Варламовларның бит үз кече фермалары. Алар аны авыл хуҗалыгы программасы буенча төзегәннәр, дәүләт биргән 200 мең сум субсидия дә шактый ярдәм иткән. Йортта биш сыер, бозаулар, кош-корт.

Гаилә башлыгы Сергей транспорт компаниясендә йөк ташучы булып эшли: 15 көн өйдә, ярты ай юлда. Ул инде ярты илне йөреп чыккан, Красноярскида, Сочида, Новороссийскида, баша күп шәһәрләрдә булган. Ул өйдә булмаганда йорт тулы терлек-туарны карарга әниләренә уллары булыша.

Терлек асрау ансат эш түгел, билгеле. Әмма хезмәтенә күрә әҗере дә бар. Табында ит-сөт – үзләренеке. Артыгын саталар да.

  • Җәен көн саен 70 литр сөт тапшырабыз. Кыш көне азрак – ике көнгә 100-120 литр була, – диләр Сергей һәм Ганна.

Варламовларның зур матур өйләре балаларның күңелле авазлары белән тулы. Өйне алар яшьләр программасы ярдәмендә төзегәннәр. Шунысы бар, авыл читендә яшәгәч, кышын юлны кар күмә, шулвакыт сөт тапшыруда кыенлыклар була икән.

Ганна Варламова декрет ялына кадәр “Кызыл Шәрык-Агро”  җәмгыятендә склад мөдире булып эшләгән. Тимофейны балалар бакчасына урнаштырып, эшкә чыгарга да нияте бар.

  • Балаларыбыз – безнең иң зур шатлыгыбыз һәм бәхетебез. Аларны җәмгыятькә файдалы, әйбәт кешеләр итеп үстерәсебез килә. Бала бит ул – гаиләнең, нәселнең генә түгел, илебезнең дә киләчәге, – ди бәхетле ана Ганна Варламова.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев