Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки яшьләре Альберт Шаһиев истәлегенә мини-футбол буенча турнир үткәрде

Ярышлар 24 октябрь көнне Базарлы Матак авылының «Алинә» универсаль спорт залында узды.

Район яшьләре узган шимбәдә балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең элеккеге укучысы Альберт Шаһиев истәлегенә мини-футбол буенча ярышлар оештырды. Турнирга Альбертның әнисе Рәзинә Әсхәт кызы да килгән иде. Рәзинә ханым яшьләргә улларын искә алулары һәм мини-футбол буенча ел саен ярышлар оештырулары өчен рәхмәт белдерде. Быел Альберт Шаһиев истәлегенә турнир тугызынчы тапкыр узды.

Ярышларда районнан 7 команда катнашты. Алар арасында иң көчлесе «Анжи» командасы булып чыкты, икенче урынны «Көрәшчеләр» яулады, ә өченче урында «Иске Матак» командасы урнашты. «Спартак» командасы дүртенче урынга лаек булды. Җиңүчеләргә һәм призерларга кубоклар һәм медальләр тапшырылды.

Ярыш нәтиҗәләре буенча турнирның иң яхшы уенчылары истәлекле статуэткалар белән бүләкләнде. Җиңүче командада иң яхшы уенчы – Никита Софронов, «Көрәшчеләр» командасыннан Марат Сабиров, «Иске Матак»тан Артем Исхаков һәм «Спартак»тан Рамил Мәҗитов иң яхшылар дип табылды. Шулай ук турнирның иң яхшы бомбардиры (Виктор Клюбин) һәм иң яхшы капкачысы (Айдар Гыйзятов) ачыкланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев