Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлкидә терлек арткан

Баулыда авыл халкының эшчәнлеген активлаштыру буенча Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында зона киңәшмәсе булды. Анда район башлыгы Александр Никошин җитәкчелегендә бездән дә зур делегация катнашты. Республикада авыл хуҗалыгы товарларының яртысын диярлек шәхси хуҗалыклар, крестьян-фермер хуҗалыклары җитештерә. Татарстан хөкүмәте аларга һәрчак ярдәм итеп килде. Киңәшмәдә алга таба да шундый...

Баулыда авыл халкының эшчәнлеген активлаштыру буенча Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында зона киңәшмәсе булды. Анда район башлыгы Александр Никошин җитәкчелегендә бездән дә зур делегация катнашты.

Республикада авыл хуҗалыгы товарларының яртысын диярлек шәхси хуҗалыклар, крестьян-фермер хуҗалыклары җитештерә. Татарстан хөкүмәте аларга һәрчак ярдәм итеп килде. Киңәшмәдә алга таба да шундый ярдәм буласына ышандырылды.

Әлеге чарада катнашкан 12 районның бары берсендә - Әлкидә генә халыкта сыерлар саны кимемәгән (хәтта 67 башка арткан). Бездә һәр шәхси хуҗалык уртача 11,4 мең сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе саткан. Бу республиканың уртача күрсәткече кадәр.

Киңәшмәдә "Терлекчелектә иң яхшы гаилә фермасы" номинациясендә Әсхәт Билданов (Әхмәт) бүләкләнде. Шәхси хуҗалыкларда мөгезле эре терлекләр санын арттырган Брискино авыл җирлеге башлыгы Галина Самарина шулай ук кыйммәтле бүләккә ия булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев