Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлкилеләр Казан ярминкәсендә каз-үрдәкне күпләп саттылар

Узган шимбәдә районыбыз вәкилләре Казанның Дәрвишләр бистәсендә чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсен үткәрделәр.

Авылларда каз өмәләре гөрли, бу юлы ярминкәгә дә казлар күпләп “очты”.  Яшел чирәм ашап үскән дәү, симез каз түшкәләренә сорау да зур булды. Карга авылыннан Илназ Хөсәенов 28 казны әбәткә кадәр үк сатып бетерде. Шул ук авылдан Айрат Гайфуллин 60 лап мулард түшкәсе алып барган иде, аның да сатуы уңышлы булды. Каргалыларның сәүдә   чатырындагы дүрт сарык түшкәсен дә күз ачып йомганчы  алып бетерделәр.

Апаклылар әзерләп барган дүрт чиләк эремчекне, Чиябаш һәм Ташбилге хуҗабикәләре алып килгән берничә фляга сөтне дә шәһәр халкы мактый-мактый, чират торып алды.

 Безнекеләр ярминкәдә  җәмгысе 1 миллион сумнан артык бәягә азык-төлек, көнкүреш кирәк-яраклары саттылар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев