Әлкий районыннан Радмила Зәйнетдинова өченче урында
Башкортстанның Туймазы шәһәрендә узган билбау көрәше буенча Россия беренчелегендә Базарлы Матактан Радмила Зәйнетдинова өченче урынны яулады. Ярышларда 1996-98 елларда туган егет һәм кызлар көч сынашты. Безнең районнан өч көрәшче катнашты аларда. Иң әйбәт нәтиҗәгә 66 килограммга кадәр үлчәүдә чыгыш ясаган Радмила Зәйнетдинова иреште. Бу үлчәүдә көрәшүчеләр аеруча күп булган. Әмма...
Башкортстанның Туймазы шәһәрендә узган билбау көрәше буенча Россия беренчелегендә Базарлы Матактан Радмила Зәйнетдинова өченче урынны яулады.
Ярышларда 1996-98 елларда туган егет һәм кызлар көч сынашты. Безнең районнан өч көрәшче катнашты аларда. Иң әйбәт нәтиҗәгә 66 килограммга кадәр үлчәүдә чыгыш ясаган Радмила Зәйнетдинова иреште. Бу үлчәүдә көрәшүчеләр аеруча күп булган. Әмма Радмила сынатмаган, башлыча көндәшләрен чиста җиңүгә ирешкән. Шулай итеп Россия чемпионатыннан бронза медаль алып кайткан ул. Шуның өстенә әле бер ел дәвамында ай саен акчалата стипендия дә алып торачак кыз. Радмиланың тренеры Илдар Әхмәров.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев