Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ләйсәннең чираттагы җиңүе

Юхмачы урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Ләйсән Хәсәнова "Россиянең булачак интеллектуаль лидерлары" Бөтенроссия форумында катнашып, Диплом белән бүләкләнде. Ләйсән Хәсәнова Югары Әлморза төп мәктәбен тәмамлап, быел Юхмачыда укый башлады. Ул байтак еллар Югары Әлморза мәктәбендә Марс Нотфуллин җитәкчелегендәге "Яшь техник" түгәрәгенә йөрде, район һәм республика бәйгеләрендә катнашып призлы урыннар...

Юхмачы урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Ләйсән Хәсәнова "Россиянең булачак интеллектуаль лидерлары" Бөтенроссия форумында катнашып, Диплом белән бүләкләнде.

Ләйсән Хәсәнова Югары Әлморза төп мәктәбен тәмамлап, быел Юхмачыда укый башлады. Ул байтак еллар Югары Әлморза мәктәбендә Марс Нотфуллин җитәкчелегендәге "Яшь техник" түгәрәгенә йөрде, район һәм республика бәйгеләрендә катнашып призлы урыннар алды. Кыз хәзер дә әлеге түгәрәктә шөгыльләнә. Быел республика яшь уйлап табучыларының "21 нче гасыр Кулибиннары" олимпиадасында икенче дәрәҗә Дипломга ия булган иде. Әлеге җиңүе нәтиҗәсендә Ләйсән 24-31 октябрьдә Ярославль шәһәрендә үткән Бөтенроссия форумында Татарстан командасы составында катнашу бәхетенә лаек булды. Команда составындагы 14 укучының укучының һәркайсы -- уйлап табу юнәлешендә нинди дә булса уңышка ирешкән бала. Форумда Ләйсән Хәсәнова "Хәрәкәт технологиясе" юнәлешендәге иң яхшы команда номинациясендә җиңүе өчен Диплом белән бүләкләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев