Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күп балалы гаиләләргә ярдәм чаралары

«Тормышыбызга ямь, бәхет өстәп, өченче балабыз - улыбыз туды. Хәзер инде безнең гаилә күп балалы булып санала һәм безгә ниндидер дәүләт ярдәме, ташламалар тиеш икән бит. Шулар турында аңлатыбрак язсагыз иде. Гөлия, Базарлы Матак». Укучыбыз соравына җавапны республика матди ярдәм үзәгенең безнең райондагы 7 нче бүлекчәсе мөдире Лилия Дормидонтова ярдәмендә...

«Тормышыбызга ямь, бәхет өстәп, өченче балабыз - улыбыз туды. Хәзер инде безнең гаилә күп балалы булып санала һәм безгә ниндидер дәүләт ярдәме, ташламалар тиеш икән бит. Шулар турында аңлатыбрак язсагыз иде.
Гөлия, Базарлы Матак».
Укучыбыз соравына җавапны республика матди ярдәм үзәгенең безнең райондагы 7 нче бүлекчәсе мөдире Лилия Дормидонтова ярдәмендә әзерләдек. Аның әйтүенчә, 18 яшьтән узмаган 3 һәм аннан күбрәк балалары булган (гаиләгә алган балаларны да санап) гаиләләргә ярдәм чаралары "Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм турында-гы 2004 ел, 8 декабрьдә кабул ителгән 63-3РП санлы законда каралган. Алар мондыйрак:
-балага 6 яшь тулганчы аңа дарулар сатып алу өчен ай саен 101 сум күләмендә субсидия;
-торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә (үзәктән җылытылмый торган өйләрдә яшәүчеләргә халыкка сату өчен билгеләнгән норма чикләрендә сатып алынган ягулык бәясенә) 30 процентка кадәр субсидия;
-гомуми белем һәм башлангыч һөнәри белем бирү учреждениеләрендә укучы балаларга укып бетергәнче, әмма 18 яшьтән узганчы аена 229 сум күләмендә юл чыгымнарын каплауга субсидия.
Шунысын да искәртеп үтик: социаль яклау органнары балаларның өчесе дә (яки күбрәге) балигъ булмаган, ягъни 18 яше тулмаган булырга тиеш.
фото m.knews.kg сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев