Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Чын Ватан сакчысы үстерүегезгә рәхмәт»

Хәрби хезмәткә көзге чакырылыш башланды. Бу юлы да дистәләгән райондаш егетләребез өстенә солдат гимнастеркасы кияр һәм Ватан алдындагы изге бурычларын горурлык һәм намус белән үтәр. Ә Иске Матак авылында яшәүче Маргарита Советникованың инде дүртенче улы армия сафларында хезмәт итә. Һәркайсы турында яхшы хәбәрләр генә алып торган ул. Бүген хәрби хезмәттә...

Хәрби хезмәткә көзге чакырылыш башланды. Бу юлы да дистәләгән райондаш егетләребез өстенә солдат гимнастеркасы кияр һәм Ватан алдындагы изге бурычларын горурлык һәм намус белән үтәр.
Ә Иске Матак авылында яшәүче Маргарита Советникованың инде дүртенче улы армия сафларында хезмәт итә. Һәркайсы турында яхшы хәбәрләр генә алып торган ул. Бүген хәрби хезмәттә булган Михаил хакында да командирлары гел рәхмәт сүзләре әйтә.
Маргарита Васильевна - батыр ана. Үзенең биш улы өстенә ул тәрбиягә өч бала алган. Барысына да ана җылысы, яхшы тәрбия биреп үстергән. Улларын бер-бер артлы армиягә озата, сагынып көтеп ала. Дүртенче улы Михаил узган елның декабрендә хәрби хезмәткә чакырылган. Әнисен гел әйбәт хәбәрләр белән сөендереп тора. Ә быел август аенда Маргарита Васильевнаның үзен Йошкар-Олага улы хезмәт иткән частька чакыралар. Анда строй алдында Михаилны хәрби хезмәттәге уңышлары өчен медаль белән бүләклиләр. Ә әнисенә Рәхмәт хаты тапшыралар.
Улы өчен бирелгән Рәхмәт хатын кат-кат укый әни кеше. Укыган саен аны горурлык хисе били. Горурланмаслыкмы, әнә нинди мактау сүзләре язалар бит аның газиз баласы хакында:
"Сезнең улыгыз Михаил Советников үзен намуслы һәм дисциплиналы хәрби хезмәткәр итеп күрсәтте. Хезмәттәге тырышлыгы, эш сөючәнлеге өчен аны командирлары да яраталар, бүтән егетләр өчен үрнәк, абруйлы иптәш ул,-дигән хәрби часть командиры. - Улыгызда инсафлылык һәм гаделлек, хезмәт сөючәнлек һәм җаваплылык кебек сыйфатлар тәрбияләгәнегез өчен дивизия командованиесе исеменнән рәхмәт белдерәм Сезгә. Мондый яхшы егет - чын Ватан сакчысы үстергән өчен рәхмәт. Сез улыгыз белән хаклы рәвештә горурлана аласыз."
Инде Михаилның әнисе һәм туганнары егетнең исән-имин өйгә әйләнеп кайтуын зарыгып көтәләр. Михаил кебек райондашларыбыз - бүгенге малайларга һәм армиягә китәргә җыенучы егетләргә менә дигән үрнәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев