Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Милеккә салымны сайтта исәпләргә була

2015 елның 1 гыйнварыннан Россия Федерациясе Салым кодексының 32 нче бүлеге - "Физик затлар милкенә салым" - көченә керде. Аның нигезендә РФ субъектлары власть органнары карары белән салым базасы физик затлар милкендә булган күчемсез милек объектларының кадастр бәясе буларак билгеләнә ала. Татарстан Республикасында физик затлар милкенә салым 2015 елдан башлап...

2015 елның 1 гыйнварыннан Россия Федерациясе Салым кодексының 32 нче бүлеге - "Физик затлар милкенә салым" - көченә керде. Аның нигезендә РФ субъектлары власть органнары карары белән салым базасы физик затлар милкендә булган күчемсез милек объектларының кадастр бәясе буларак билгеләнә ала. Татарстан Республикасында физик затлар милкенә салым 2015 елдан башлап яңача исәпләнә.
Физик затлар милкенә салым салуның яңа тәртибенең үзенчәлекләре, салым ставкалары турында сайтның "Физик затлар милкенә салым 2016" дигән яңа бүлегендә белергә, шунда ук күчемсез милек объектының кадастр бәясе турында мәгълүмат алырга була. Физик затларның 2015 елгы милкенә 2016 елда түләнергә тиешле салым суммасын "Физик затларның милкенә салымны кадастр бәясеннән чыгып алдан исәпләү" сервисыннан файдаланып санарга мөмкин. Моның өчен физик затларның күчемсез милек объектларының инвентарьлаштыру, кадастр бәясе, объектның мәйданы, салым ставкасы турында мәгълүматың булу зарур. Күчемсез милек объектларының кадастр бәясе белән Росреестр органнарында, шулай ук Росреестрның www.rosreestr.ru сайтында яисә Татарстан җир һәм милек министрлыгының www.mzio.tatarstan.ru сайтында танышырга була. 2015 елга физик затлар милкенә салым ставкалары турында мәгълүматны "Справочная информация о ставках и льготах по имущественным налогам" сервисы ярдәмендә алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев