Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Милкең сакланышын алдан кайгырт

Соңгы вакытта янгыннан зыян күргән берничә гаилә район җитәкчеләренә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Карактан кала, уттан калмый, дигән гыйбарә бар. Янгын кешеләргә күп зыян сала, байтак мөлкәтне юк итә шул. Ут-күздән, табигать казаларыннан зарар күргән кешеләргә район җитәкчелеге мөмкин кадәр ярдәм итәргә тырыша, билгеле. Еш кына бәхетсезлеккә таручылар йорт-җирләрен, мал-мөлкәтләрен...

Соңгы вакытта янгыннан зыян күргән берничә гаилә район җитәкчеләренә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте.

Карактан кала, уттан калмый, дигән гыйбарә бар. Янгын кешеләргә күп зыян сала, байтак мөлкәтне юк итә шул. Ут-күздән, табигать казаларыннан зарар күргән кешеләргә район җитәкчелеге мөмкин кадәр ярдәм итәргә тырыша, билгеле. Еш кына бәхетсезлеккә таручылар йорт-җирләрен, мал-мөлкәтләрен иминиятләштермәгән дә була. Үз милкеңә мондый карашны аңлавы кыен, билгеле. Бәла аяк астында, диләр бит. Ни аяныч, ул көтмәгәндә-уйламаганда килеп чыга. Ә милкеңне иминиятләштерү -бәла килгән очракта авыр хәлдә калмыйсыңа ышаныч ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев