Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Министр Марат Әхмәтов Әлки җирендәге эшләрдән канәгать калды

Бүген, 24 майда, районда эш сәфәре белән Татарстан Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов булды.

Аны район башлыгы Александр Никошин, Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин, инвестор Иван Казанков озатып йөрделәр.

Марат Әхмәтов, чәчелгән кырларны вертолеттан караганнан соң, “Хузангай” җәмгыяте территориясенә төшеп, район активы белән очрашты.

Җыелган җитәкчеләрнең, белгечләрнең, эшмәкәрләрнең  министрга әйтер сүзләре, теләкләре бар иде. “Яшь көч” җәмгыяте җитәкчесе Фәнис Хәмитов:

–Быел иртә язда күп мәйданда уҗымнарыбыз һәлак булды. Барлык документларны эшләп министрлыкка тапшырдык. Субсидиясе булырмы икән?–дип сорады.

Марат Әхмәтов, зыян күргән уҗымнар өчен субсидия булса да, көзгә таба гына өметләнергә кирәк, барлык документлар да Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгына юлланды, дип аңлатты.

Әхмәттән эшмәкәр Фәнис Бакиров:

–Мин берничә ел  инде татар атлары үрчетү белән шөгыльләнәм. Атлар фермасына 500-600 метр юл салдыруда булыша алмассызмы?–дип министрга мөрәҗәгать итте.  

Марат Әхмәтов аңа быел 2020 ел хисабына юл төзетүдә ярдәм итәргә тырышачагын ышандырды.

Аннан Премьер-министр урынбасары “Хузангай” җәмгыятендә май-сыр заводы эше белән танышты. Шунда ук шешәләргә эчә торган су тутыру цехы төзелешен дә карады.

Марат Әхмәтов районда барган зур үзгәрешләр, яңалыклардан канәгать булуын әйтте. Ул республикада авыл хуҗалыгы эшчәнлегенә юнәлтелгән программалардан активрак файдаланырга чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев