Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы халкының зур күпчелеге референдумда үзара салым кертүне хуплады

20 ноябрьдә республикада үзара салым кертү һәм аның средстволарын файдалану буенча бердәм референдум узды. Районыбызда референдум 49 сайлау участогында үткәрелде. Участоклар якшәмбе көнне иртәнге җидедән кичке сигезгә кадәр эшләде. Тавыш бирү өчен барлык мөмкинлекләр тудырылды. Районда узган референдум исемлекләренә 15290 кеше кертелгән иде Шуның 88 проценты тавыш бирүдә катнашты. Җирлекләрдә...

20 ноябрьдә республикада үзара салым кертү һәм аның средстволарын файдалану буенча бердәм референдум узды.

Районыбызда референдум 49 сайлау участогында үткәрелде. Участоклар якшәмбе көнне иртәнге җидедән кичке сигезгә кадәр эшләде. Тавыш бирү өчен барлык мөмкинлекләр тудырылды. Районда узган референдум исемлекләренә 15290 кеше кертелгән иде Шуның 88 проценты тавыш бирүдә катнашты. Җирлекләрдә үзара салым җыю һәм аның средстволарын авылда яшәү шартларын яхшыртуга файдалануны хуплап халыкның 92.62 проценты тавыш биргән.

Район территориаль сайлау комиссиясе рәисе әйтүенчә, һәр җирлектә референдум барлык таләпләргә туры китереп үткәрелгән, закон бозулар булмаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев