Нефтьчеләр Әлки районына хоккей тартмасы бүләк иткән
Чуаш Кичүендә бу көннәрдә яңа спорт мәйданчыгы төзүгә керештеләр. Биредә кышкы спорт төре - хоккей уйнау өчен махсус мәйданчык барлыкка киләчәк. Нәкъ шундый ук хоккей тартмасы Базарлы Матактагы "Алинә" спорт залы янәшәсендә дә төзелә. Бу объектларны районга республика нефтьчеләре бүләк иткән: "Татнефть" җәмгыятенә хоккей тартмалары булдыруда ярдәм сорап язылган хатларыбызга...
Чуаш Кичүендә бу көннәрдә яңа спорт мәйданчыгы төзүгә керештеләр.
Биредә кышкы спорт төре - хоккей уйнау өчен махсус мәйданчык барлыкка киләчәк. Нәкъ шундый ук хоккей тартмасы Базарлы Матактагы "Алинә" спорт залы янәшәсендә дә төзелә. Бу объектларны районга республика нефтьчеләре бүләк иткән: "Татнефть" җәмгыятенә хоккей тартмалары булдыруда ярдәм сорап язылган хатларыбызга алар уңай җавап биргәннәр. Яңа мәйданчыклар 1 декабрьгә ачылыр дип көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев