Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Телевизор Казанны күрсәтми

Телевизорыбыз искергән иде. Күрсәтеп торса да, зурысын, заманчасын алырга булдык. Яңасы бик чиста күрсәтә, шатландык. Әмма сөенечебез озакка бармады - дистәләгән программа арасында үзебезнең ТНВ каналы юк икән. Татарстан каналын карый алмагач, аның безгә башкалары алай ук кирәк тә түгел. Ирем яңадан теге кечкенә иске телевизорны урнаштырмакчы була. Анысында бит...

Телевизорыбыз искергән иде. Күрсәтеп торса да, зурысын, заманчасын алырга булдык. Яңасы бик чиста күрсәтә, шатландык. Әмма сөенечебез озакка бармады - дистәләгән программа арасында үзебезнең ТНВ каналы юк икән. Татарстан каналын карый алмагач, аның безгә башкалары алай ук кирәк тә түгел. Ирем яңадан теге кечкенә иске телевизорны урнаштырмакчы була. Анысында бит Казан күрсәтә иде. Инде яңа телевизор белән нишләргә?
Без әлеге сорауны районыбызны телетрансляция белән тәэмин итүче Биләр станциясенә юлладык. Андагы белгечләр аңлатуынча, Биләр телетрансляциясе элеккеге дециметрлы дулкыннарны бирүне дә дәвам итә, цифрлы сигналларны да тапшыра. Цифрлы сигналлар аша Әлки халкы 20 канал карый ала. Хәзер сатуга цифрлы сигналларны тота торган яңа төр телевизорлар чыккан. Ә кемнең иске телевизоры бар, алар ДVВ-Т2 приставкасы сатып алып цифрлы сигналларга тоташа алалар.
Цифрлы сигналларда эшләүче яңа телевизорлар дециметрлы дулкыннарны да тотарга тиеш икән. ТНВ каналы шул дулкында эшли. Бары аны тиешенчә көйлисе генә, ди белгечләр.
ТНВ каналын цифрлы сигналларга күчерү буенча да җитди сөйләшүләр бара. Әлегә ул хакта конкрет фикерләр яңгыраганы юк. Әмма якын киләчәктә бу канал да заманча цифрлы сигналларда эшләп китәр, мөгаен.
Районда ТНВ каналын "Летай" кабельле телевидениесе аша, башка иярченле (спутник) антенналар ярдәмендә караучылар да күп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев