Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Нәни әлкилеләргә урыннар җитәрлек булачак

Сабыйларга мәктәп бусагасын атлап кергәнче үк инде тиешле тәрбия һәм күнекмәләр бирергә, аларның рухи һәм физик әзерлеген тәэмин итүгә зур әһәмият бирелә. Бу мөһим эш - бурыч мәктәпкәчә учреждениеләргә -балалар бакчаларына йөкләнә. Аңлашыла ки, моның өчен балалар бакчаларында тиешле шартлар, иң мөһиме - урын җитәрлек булырга тиеш. -Мин сезгә ел...

Сабыйларга мәктәп бусагасын атлап кергәнче үк инде тиешле тәрбия һәм күнекмәләр бирергә, аларның рухи һәм физик әзерлеген тәэмин итүгә зур әһәмият бирелә.
Бу мөһим эш - бурыч мәктәпкәчә учреждениеләргә -балалар бакчаларына йөкләнә. Аңлашыла ки, моның өчен балалар бакчаларында тиешле шартлар, иң мөһиме - урын җитәрлек булырга тиеш.
-Мин сезгә ел башына булган мәгълүматларны китерәм: балалар бакчаларына 811 сабый йөри бездә, ягъни барлык кечкенәләрнең 55,5 проценты дигән сүз. Калганнарына урын җитми дип уйлый күрмәгез, район үзәгеннән кала барлык авыллар да мәктәпкәчә учреждениеләр белән әйбәт тәэмин ителгән. Кайбер гаиләләр, бакчага түләү бәясен кыйммәткә санап, нәни улларына-кызларына әни я әби тәрбиясе дә җитәр, дип исәплиләр,-диде безгә район мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә белем бирү буенча методисты Гөлгенә Билалова.
Димәк, бакчаларда урыннар белән тәэмин итү район үзәге өчен генә актуаль. Базарлы Матакта бүгенге көндә "Каенкай", "Ромашка", "Салават күпере", "Теремок" бакчалары эшләп тора. Чиратта торучы нәниләр дә бар. Әмма ата-аналар өчен сөенечле хәбәребез дә бар (хәер, алар бу турыда белә инде): урманга терәлеп диярлек торган саф һавалы Имәнлек урамында ике катлы яңа бина төзелеп бетеп килә. "Төзелеш" җәмгыяте аны август аена өлгертергә ышандыра. Сиксән урынга исәпләнгән әлеге бакча булган ихтыяҗны каплаячак һәм нәниен урнаштырырга теләгән һәркем моны эшли алачак.
"Теремкәй" соңгы биш елда бездә төзелгән бердәнбер өр-яңа балалар бакчасы ул. Әмма бу чорда мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләренең матди базасын ныгыту буенча районда бик зур эш башкарылды. Кайбер саннарга игътибар итик: 2011 елда "Бәләкәч" республика программасы кысаларында Базарлы Матактагы "Каенкай" һәм "Ромашка" балалар бакчалары киңәйтелгән, икесендә дә өстәмә 60 урын булдырылды. Бу максатларда республика бюджетыннан 13 миллион сум акча тотылды.
Шул ук елда Түбән Әлки авылында муниципаль бюджет акчасына элеккеге контора бинасына реконструкция ясалып, шунда башлангыч мәктәп һәм 30 урынлы балалар бакчасы ачылды.
-2012 елда Ташбилге авылындагы бакчада 2,7 миллион сумлык төзекләндерү эшләре башкарылды, Апак бакчасы ремонтланды. Шуннан соңгы елда район үзәге бакчаларын, Борискино, Алпар, Чиябаш авылларының балалар учреждениеләре биналарын төзекләндердек. Ә узган елда 18 миллион сумлык реконструкция эшләреннән соң Базарлы Матакта 80 урынлык "Салават күпере" ачылды. Ул элеккеге төзелеш оешмасының ике катлы бинасын тулысынча диярлек үзгәртеп кору нәтиҗәсендә барлыкка килде,-ди капиталь төзелеш бүлеге начальнигы Миләүшә Камалова.
Аның әйтүенчә, яңа "Теремкәй"не төзүгә Татарстан бюджетыннан 55,3 миллион сум акча бирелгән. Ә менә әлегә нигезе генә корылган Татар Борнае балалар бакчасын төзү федерль бюджеттан финансланачак икән. Сиксән укучыга исәпләнгән мәктәпне һәм 20 урынлык балалар бакчасын үзенә сыйдырачак әлеге бинаны төзүгә 63 миллион сум акча вәгъдә итәләр.
-Барысы да әйбәт кебек. Әмма бит ниндидер проблемалар да бардыр?-дигән сорауга Миләүшә Камалова:
"Каенкай" балалар бакчасы бик нык искерде. Аңа ремонт кирәк. Бәясен дә санап куйдык - 38 миллион сумга төшәчәк төзекләндерү,-дип җавап бирде.
Ә тәрбиячеләрнең үз зарлары: соңгы 20 елда балалар бакчаларында җиһазлар бер дә алмаштырылмаган. Димәк, мәктәпкәчә учреждениеләр әле дә кайгыртуга мохтаҗ булып кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев