Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җәннәт нинди ул?

Җәннәт өстен сыйфатларга иядер. Аның кимчелеге яки җитешсезлеге һич юктыр.

Аның чакма ташлары энҗе белән якуттан. Анда кергән нигъмәткә ирешер. Анда өметсезлек юк, мәңгелек тормыш бар. Үлем юктыр, киемнәре чыланмас, яшьләр исә һич картаймас.

Мөэминнәр өчен анда мәһабәт сарайлар бар. Аллаһы Тәгалә болай дип боерган: «Раббы газабыннан курыкканнар өчен берсе өстенә икенчесе корылган биналар булыр, асларыннан ермаклар агып тора торган зиннәтле урыннар әзерләнгән. Болар - Аллаһ вәгъдә иткән нигъмәтләр. Ул беркайчан да вәгъдәсен бозмас» («Зүмәра», 39:20).


Ибне Кәсир (рәхимәһуллаһ) түбәндәгеләрне язган: «Аллаһы Тәгалә колларына хәбәр иткәнчә, «алар өчен бүлмәләр бар» дигән гыйбарәдә сарайларны күздә тота. Аерым бүлмәләр рәвешендә бер-берсе өстенә корылган гүзәл сарайларның бер ягыннан карасаң, икенче тарафы күренер.
Җәннәт сарайлары турында Рәсүлуллаһ (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) болай дигән: «Бер кирпече алтыннан, бер кирпече көмештән. Ә измәсе мускус һәм зәгъфраннандыр» (Әхмәд ибне Хәнбәл, Тирмизи, Дарими).

Җәннәттә чатырлар бардыр. Аллаһы Тәгалә бу хакта болай дигән: «Чатырлар эчендә кара күзле хур кызлары бар» («Рахман», 55:72). Җәннәттәге чатырлар энҗедән чигелгәндер һәм мәйданы аның 60 миль тәшкил итәдер. Чатырның бер читеннән икенче чите күренмәс. Ул мөэминнәр өчен әзерләнгән урын булыр.

(«Мәңгелеккә юл тотучының ахирәт паспорты»ннан)

http://www.almet-rt.ru/tt/thebest/item/18752-%D2%97%D3%99nn%D3%99t-nindi-ul?.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев