Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Паркларда – бәйрәм рухы

Декабрь башында район башкарма комитеты оешма-предприятиеләр арасында кар-боздан ясалган сыннарга бәйге игълан иткән иде. Район үзәгендәге "Ленин бакчасы" паркы бүген чын-чынлап әкиятләр патшалыгына әверелде. Анда Кыш бабай һәм Кар кызы, ел символы Әтәч (тавыгы белән, әлбәттә), Крокодил Гена белән Чебурашка, Колобок һәм башка җәнлек-җанварлар "кунакка килгән". Мондый әкият геройлары әле...

Декабрь башында район башкарма комитеты оешма-предприятиеләр арасында кар-боздан ясалган сыннарга бәйге игълан иткән иде.

Район үзәгендәге "Ленин бакчасы" паркы бүген чын-чынлап әкиятләр патшалыгына әверелде. Анда Кыш бабай һәм Кар кызы, ел символы Әтәч (тавыгы белән, әлбәттә), Крокодил Гена белән Чебурашка, Колобок һәм башка җәнлек-җанварлар "кунакка килгән". Мондый әкият геройлары әле тагын "көтелә" икән. Бу паркта аллы-гөлле утлары белән балкып утыручы районның төп чыршысы, төрле гирляндалар белән бизәлгән аркалар бәйрәм мохитен тагын да көчәйтәләр. Район үзәгенең бүтән паркларында да бәйрәм чыршылары бизәлде, Кыш бабай, Кар кызлары пәйдә булды.

Салкыннан курыкмагыз, паркларга килегез, дуслар! Монда кыш бизәкләренә өстәп кешеләр кулы белән тудырылган матурлык кәефегезне күтәрер, бәйрәм рухы өстәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев