Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Педагогларыбыз спортта – өченче

Республика мәгариф хезмәткәрләренең җәйге Спартакиадасында безнең команда авыл районнары арасында өченче урынны алды. Спартакиада Мамадыш районында узды. Мәгариф идарәсе начальнигы Айдар Хәлиуллин җитәкчелегендәге районыбыз командасы 23 кешене берләштерде. Алар арасында төрле фән укытучылары бар иде. Педагоглар эстафетада, озынлыкка сикерүдә, армрестлингта, пневматик винтовкадан атуда, бадминтонда, аркан тартышуда ярыштылар. Ә команда җитәкчеләре...

Республика мәгариф хезмәткәрләренең җәйге Спартакиадасында безнең команда авыл районнары арасында өченче урынны алды.

Спартакиада Мамадыш районында узды. Мәгариф идарәсе начальнигы Айдар Хәлиуллин җитәкчелегендәге районыбыз командасы 23 кешене берләштерде. Алар арасында төрле фән укытучылары бар иде. Педагоглар эстафетада, озынлыкка сикерүдә, армрестлингта, пневматик винтовкадан атуда, бадминтонда, аркан тартышуда ярыштылар. Ә команда җитәкчеләре йөгерүдә көч сынашты. Безнекеләр ярышларның һәр төрендә әйбәт нәтиҗәләр күрсәттеләр. Ә Юхмачы урта мәктәбенең физкультура укытучысы Фәрхәт Курбанбаев бадминтон бәйгесендә өченче урынны алды. Спартакиадада уңышлы чыгышлары өчен педагогларыбыз командасы спорт җиһазлары алуга 200 мең сумлык сертификат белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев