Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Почта хезмәткәрләре Сабан туе

Район почта хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан Нурлат районында оештырылган сабантуйларында катнаштылар. Бәйрәм Иске Әлмәт авылы янында үтте. Анда бездән 26 почта хезмәткәре катнашкан. Алдынгы почта бүлекләре, хат ташучылар Мактау грамоталары белән бүләкләнгән. Районара почта элемтәсенең Нурлат узелы җитәкчесе Рәфис Ногуманов Әлки почтальоннарының әйбәт эшләвен аерым билгеләп үткән. Сабантуй булгач, анда...

Район почта хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан Нурлат районында оештырылган сабантуйларында катнаштылар.

Бәйрәм Иске Әлмәт авылы янында үтте. Анда бездән 26 почта хезмәткәре катнашкан. Алдынгы почта бүлекләре, хат ташучылар Мактау грамоталары белән бүләкләнгән. Районара почта элемтәсенең Нурлат узелы җитәкчесе Рәфис Ногуманов Әлки почтальоннарының әйбәт эшләвен аерым билгеләп үткән.

Сабантуй булгач, анда колгага менү, капчык белән сугышу кебек ярышлар да үткәрелгән. Почта хезмәткәрләренә бәйрәм бик охшаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев